65 яз бергә! Рәшит һәм Фаимә Галиевлар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үтә. Гаилә елы алар өчен аеруча әһәмиятле һәм бәйрәмнәргә бай. Февраль аенда гына гаилә башлыгы Рәшит Галиевичның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр, әлегә киләсе түгәрәк датага әзерләнәләр. Галиевлар гомер буе туган җирләрендә, туган авылларында хезмәт иткән, 65 ел сиздермичә генә үтеп тә киткән.
10 мартта Россиядә ел саен архивлар көне билгеләп үтелә. ЗАГС бүлекләрендә 1926 елдан алып туу, үлем, никахлашу һәм аны өзү, исем үзгәртү, аталыкны билгеләү, уллыкка алу яки исем алыштыру турында акт язмалары архивы бар.
10 март көнне Нурлат муниципаль районында ГХАТ бүлеге, яшьләр эшләре бүлеге һәм Нурлат шәһәренең мәдәният бүлеге белән оештырылган беренче «Ползунки киеп йөгерү» узды. Стартка ун айдан бер яшькә кадәрге балалар чыкты. Йөгерештә егерме биш бала катнашты.
Традиция буенча, бу көнне сәхнәгә районда хезмәт итүгә үз гомерләрен багышлаган иң лаеклы ханымнар күтәрелә.
«Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Фәния Сәлихҗан кызы Әхмәтшина бүләкләнде. Аңа әлеге мактаулы исемне район башлыгы Анатолий Иванов тапшырды. Фәния Сәлихҗан кызы 2011 елдан 2017 елга кадәр Мамадыш районы ГХАТ бүлеген җитәкләде.
Кадерле хезмәттәшләр, хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне яз һәм матурлык бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйм!
Бөгелмәдән Владислав Алиевич һәм Анна Александровна Гасановлар ирле-хатынлы тормыш юлының 50 еллык юбилеен - алтын туйны билгеләп үттеләр. Уртак тормышның алтын юбилее уңаеннан тантаналы чарада Владислав Алиевич һәм Анна Александровна Бөгелмә районының мактаулы гаиләләре китабында кул куйдылар. Юбилярларны Бөгелмә районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров котлады, ул гаиләгә шәһәрнең мактаулы билгесе - чәчәк бәйләме һәм котлау адресы тапшырды.
Язның матур бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан ГХАТ бүлегендә гаиләдә беренче һәм икенче бала булып туган биш баланың тууын теркәү тантанасы узды. Чыннан да, яңа кешенең тууы - ата-аналар, гаилә өчен иң мөһим вакыйга һәм зур бәхет.
2024 елның 06 мартында Чистай никахлар сараенда Чистай шәһәренең «5 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укучылары белән Гаилә белеме дәресе уздырылды.
6 нчы март көнне Түбән Каманың Никахлашу сараенда исем кушу тантанасы узды. Алты бала тәрбияләүче Илнур һәм Дарья Хуҗиннар гаиләсендә җиденче бала туды. Кызга Аксинья исеме кушылды.
Иң назлы һәм язгы 8 март бәйрәме алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә районның 6 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Гаилә елын уздыру кысаларында балаларның аерым игътибары «Иң матур хатын-кыз-ана» темасына юнәлтелде.