Традиция буенча, бу көнне сәхнәгә районда хезмәт итүгә үз гомерләрен багышлаган иң лаеклы ханымнар күтәрелә.
«Мамадыш районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән Фәния Сәлихҗан кызы Әхмәтшина бүләкләнде. Аңа әлеге мактаулы исемне район башлыгы Анатолий Иванов тапшырды. Фәния Сәлихҗан кызы 2011 елдан 2017 елга кадәр Мамадыш районы ГХАТ бүлеген җитәкләде.
Нәкъ менә аның вакытында бүлектә революцион үзгәрешләр башкарыла: акт язмаларын цифрлаштыру, мәгълүматларны чагыштыру һәм акт язмалары китапларының электрон формаларына кул кую башлана, компьютер техникасы тулысынча яңартыла, оптик җепсел интернет урнаштырыла, архив фондының тышкы күренеше яңартыла.
Югары дәрәҗәдәге профессионализм, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәт, үз эшенә тугрылык, куелган бурычларны сыйфатлы һәм оператив хәл итү – бу Фәния Салихҗан кызына хас характер сыйфатларының бик аз өлеше генә.
Тормыш юбилярларын бөтен район дәрәҗәсендә хөрмәтләү, «Гаилә белеме» буенча күчмә лекцияләр, укучылар өчен танышу экскурсияләре идеяләре шулай ук Фәния Әхмәтшинаныкы. Аның җитәкчелеге чорында гаилә институтын ныгытуга юнәлдерелгән күп кенә якты тантаналы чаралар узды.
Фәния Сәлихҗан кызы 30 елдан артык педагогик стажга ия “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы»,. Аның югары күрсәткечләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе һәм Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән билгеләп үтелде.