6 нчы март көнне Түбән Каманың Никахлашу сараенда исем кушу тантанасы узды. Алты бала тәрбияләүче Илнур һәм Дарья Хуҗиннар гаиләсендә җиденче бала туды. Кызга Аксинья исеме кушылды.
Гаиләне шатлыклы вакыйга белән Түбән Кама шәһәре мэры урынбасары Камелина Марина Валерьевна һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Ульданова Чулпан Әнәс кызы котладылар.
Тантана азагында Хуҗиннар гаиләсе, Зәй муниципаль районыннан күп балалы Әхмәтҗановлар гаиләсенә “Россия йөрәге” исемле гаилә учагы уты капсуласын тапшырды.
Һәр гаиләнең гаилә учагы якты янсын. Йөрәкләр мәхәббәт, яхшылык һәм җылылык белән тулсын!