65 яз бергә! Рәшит һәм Фаимә Галиевлар гаиләсе тимер туйларын билгеләп үтә. Гаилә елы алар өчен аеруча әһәмиятле һәм бәйрәмнәргә бай. Февраль аенда гына гаилә башлыгы Рәшит Галиевичның 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр, әлегә киләсе түгәрәк датага әзерләнәләр. Галиевлар гомер буе туган җирләрендә, туган авылларында хезмәт иткән, 65 ел сиздермичә генә үтеп тә киткән. Яшь Фаимә Алабуга фельдшерлык курсларын тәмамлаганнан соң Ишки авылына юллана. Ике ел эшләргә һәм Казанда укуын дәвам итәргә ниятли ул. Ләкин язмыш үз юлын сайлаган. Авылның алдынгы егетеның чибәр һәм чая фельшерга шул кадәр күзе төшә, башка егетләргә якын да килергә ирек бирми.
Яшьләр клубта таныша, аралаша башлый. 1959 елда алар туй гөрләтәтләр. Бер-бер артлы өч бала туа. Рәшит һәм Фаимә Галиевлар гомер буе Ишки авыл җирлегенең кирәкле һәм кыйммәтле белгечләре булды. 40 елдан артык Рәшит Гали улы колхозда техникада хезмәт итә. Фаимә Нәҗип кызы 35 ел дәвамында иң зур авылларның берсендә 3000 халыкның сәламәтлеген саклый.
Яшьләргә: "Бер-берегезгә карата түземлерәк булыгыз. Вакыт узгач, бу хәлнең бәхәскә лаек түгеллеген аңлар өчен, кайвакыт берүзең генә дәшми торырга кирәк», дип киңәш бирәләр алар. “Бергәләп картлыкны каршы алу, фотоальбомнарны карап, оныклары һәм оныкчыкларының уңышлары турында горурлык белән сөйләшеп утыру – чиксез бәхет”, дип уртаклаша дурт онык һәм дүрт оныкчык әби-бабасы Гәлиевлар.
Халыкара хатын-кызлар көненең язгы бәйрәме алдыннан Мамадыш районы ГХАТ бүлеге Галиевларны якынлашып килүче гаилә юбилее белән котлады. Юбилярларга район башлыгы Анатолий Ивановның Рәхмәт хаты тапшырылды, туган җирендә күпьеллык хезмәте һәм балаларны лаеклы тәрбияләве, матур гаилә тормышы үрнәге, гореф-гадәтләрне саклаганы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерелде. ГХАТ бүлеге башлыгы Ландыш Шәйхетдинова истәлекле бүләк тапшырды.