Иң назлы һәм язгы 8 март бәйрәме алдыннан Баулы ГХАТ бүлегендә районның 6 яшь егет һәм кызына тантаналы рәвештә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Гаилә елын уздыру кысаларында балаларның аерым игътибары «Иң матур хатын-кыз-ана» темасына юнәлтелде.
Паспортлар тапшырганда, Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.И. Хуснуллина балаларны котлады һәм яшьләрнең игелекле, ярдәмчел, гаиләләрен хөрмәт итүче һәм Ватанын яратучы кешеләр булачагына өмет белдерде. «Яшь гвардия " хәрәкәте вәкилләре балаларга символик бүләкләр тапшырды.