ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2019 ел
дүшәмбе

 Ел саен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәр ГХАТ бүлекләрендә традиция буенча аншлаг. Иң беренче кунаклар булачак яшь парлар - Александр һәм Анастасия, алар яшь гаилә төзергә һәм ГХАТ бүлегенә гариза бирергә карар кылганнар. Ярәшү тантанасы булачак парлар өчен сюрприз булды.

Гөлшат Рәдиф кызы радиотыңлаучыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады. Бу бәйрәм көннәрендә республикада планлаштырылган әһәмиятле чаралар турында сөйләде.

Татарстанда гражданлык хәле актларын теркәү буенча яртыеллыкка нәтиҗәләр ясады.

Бәйрәмнең нигезендә, гаиләдэ бер-береңә хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү ята. Шушы истәлекле көндә Саба муниципаль районының Ике Басу Арташ авылында районыбызның иң яхшы гаиләләренең берсе Кәримов Әхмәтгаян Гомәр улына һәм Гандәлиф Фәрхетдин кызына тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале тапшырылды. Тантанада Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Рәис Нургали улы, ЗАГС бүлеге начальнигы Шәйхетдинова А.И., Олы Арташ авыл советы җирлеге башлыгы Әгъләмҗанов А.Р., балалары, туганнары катнашты.

 2019 елның 6 июлендә, Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлеге мәдәният йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан тантаналы чара узды. Югары Ослан муниципаль районы Советы аппаратының җитәкчесе Людмила Никитина барлык катнашучыларны гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады, 43 елдан артык бергә яшәгән Поляковлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале, Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитетының грамотасын, чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырды.

Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йөртында гаилә, мәхәббәт, тугрылык көненә багышланган тантаналы чара уздырылды.

2019-нчы елның 8-нче июль көнендə Түбəн Кама шəһəрендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган фестиваль үтте.

2019-нчы елның 8-нче июль көнендə «Гаилə» шəһəр паркында гадəттəгечə ачык һава астында үза торган зур бəйрəм фестивале үтте. Оештыручы булып Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе чыкты, партнерлар арасында Мəдəният Идарəсен, сəламəтлек саклау,мəгариф һəм шəһəребезнең зур нефтехимия оешмаларын билгелəп үтергə була.

2019 нчы елның 8 нче июль көнендə Түбəн Кама муницпаль районы ГХАТ Идарəсе оештырган гаилə фестивале үтте.

8 июль көнне Олы кайбыч авылының «Рәйхан» кафесында Бөтендөнья гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан чара үткәрелде. Бу көнне 50, 55, 60 ел гомер иткән, мәхәббәтне саклап, тормыштагы авырлыкларга һәм кыенлыкларга бирешмичә дистә еллар аша  узган 14 пар гаилә килде.

2019 нчы елның 8 нче июль көнендə Гаилə, мəхəббəт һəм тугрылык көненə багышланган бəйрəм кысасында Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре Венеция стилендə оештырылган үзенчəлекле ярəшү тантанасын тəкъдим иттелəр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International