Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре» темасына түгәрәк өстәл

2019 елның 9 июле, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районында «Ныклы гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Гаилә-никах мөнәсәбәтләренең заманча тенденцияләре»темасына түгәрәк өстәл узды.

Әлеге чараның максаты булып гаилә булдыру, аны саклау һәм демографик вәзгыятьне оптимальләштерү мәсьәләләренә игътибар биръ, шулай ук республиканың Зәй муниципаль районында демографик вәзгыятьне яхшырту буенча тәкъдимнәр бирү, фикер алышу һәм эшләү.

Түгәрәк өстәл эшендә катнаштылар:

Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе;

Чапков Александр Владимир улы – Зәй мунииөпаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары;

Валишина Гөлфия Имамзөфәр кызы – Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе

Исаева Ирина Михаил кызы – Зәй үзәк район хастаханәсенең Хатын-кызлар консультациясе табиб акушер-гинекологы;

Шулай ук әлеге чарада яшь гаиләләр, районның иҗтимагый, дини оешмалары вәкилләре дә катнашты

Әлеге чараны үткәрү кысаларында гаиләнең роле, аның хәзерге җәмгыятьтә статусы күтәрелүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Гаилә иминлегенең мәсьәләләре, аерылышуларның сәбәпләре һәм нәтиҗәләре өйрәнелде. Бүгенге эш нәтиҗәләре буенча түгәрәк өстәлдә катнашучылар килеп туган проблемаларны хәл итү буенча конкрет чаралар һәм аларны тормышка ашыру юлларын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International