2019 елның 9 июлендә Зәй муниципаль районыннда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне үтте. Тантаналы чарада бергә мәхәббәттә һәм ризалыкта торган гаиләләр катнашты. Аларга бәйрәм билгесе итеп ромашка букетлары бирелде. Тантаналы чарада катнашкан ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе начальнигы Гөлшат Нигъмәтуллина, муниципаль район башлыгы урынбасары Александр Чапков һәм Зәй районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлфия Валишина юбилярларга изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмдә мәдәният хезмәкәрләре тарафыннан матур җырлар яңгырады.