ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Ныклы гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, Чистай Никахлашу сараенда яшь гаилә клубы эше кысаларында, никахларын теркәү өчен гариза биргән һәм үзләрен никахлашуны планлаштырган парлар белән даими рәвештә әңгәмәләр уздырыла.

2019 елның 26 сентябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре никахлашу сарае базасында «Чистай күппрофильле көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрделәр.

2019 елның 26 сентябрь көнендә Үзәк китапханәсенең виртуаль концерт залында Арча районы ЗАГС бүлеге белән берлектә язылышырга гариза биргән яшь парлар белән  «Бәхетләре булсын гомерлек» исеме астында узган очрашу кичәсе булды.  


25
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Алтын» һәм «бриллиант» туйларына кадәр яшәү сайланганнарга гына төшә. Юбилярлар үзара мәхәббәт һәм хөрмәтне саклап кала алдылар, шулай ук истәлекле вакыйгада катнашкан лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр.

Бәйрәмне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырдылар.  Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин  балаларны кайнар котлап, укучыларга районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова да укучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткезеп, истәлекле вакыйга белән котлады.

Көз көне - туй тантаналарының популярлыгы буенча икенче урында тора. Кайчандыр борынгы заманнарда, көз көне туйлар үткәрүнең иң уңайлы вакыты булып санала иде. Хәзерге дөньяда көзге туйлар да сирәк күренеш түгел. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2019 елның сентябрь аеннан башлап 131 бәхетле пар теркәлде.

2019 елның 25 сентябрендә «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге «Аккургаш» юбилярлар – Трошихин Евгений Александр улы белән Елена Евгений кызы гаиләсе өчен үз ишекләрен ачты.

25 сентябрьдә башкарма комитетның кече залында район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров җитәкчелегендә, коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы узды.


24
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 24 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə бу елны балалары дөньяга килгəн əти-əнилəргə ана капиталы тапшыру тантанасы үтте. 

Булачак парлар белән әңгәмә «бер-берең белән сөйләшә белү һәм конфликтлы ситуацияләрне чишү юлларын таба белү»темасы булды.Яшьләр үзләре дә әңгәмәдә актив катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Оештыру җыелышын «Казан» Гаилә үзәгендә чаралар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Мөхетдинова үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International