2019 елның 25 сентябрь көнендә Балтач районы ГХАТ(ЗАГС) бинасында 14 яше тулган 20 балага тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы үтте

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Бәйрәмне ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре ачып җибәрде, балаларга матур теләкләрен юллап, паспорт тарихы белән таныштырдылар.  Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин  балаларны кайнар котлап, укучыларга районыбызның тарихи вакыйгаларын сөйләп узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Зөһрә Әхмәтханова да укучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткезеп, истәлекле вакыйга белән котлады.

Аннары  Рәсәй федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе  инспекторы  Ирина Гарифуллина белзн берлектә балаларга паспортларын тапшырганнан соң, Рәсәй Гимны яңгырады. Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин да үзенең  матур теләкләрен җиткезеп, балаларга илебезнең лаеклы гражданнары булуп үсүләрен теләде. Соңыннан истәлекле күмәк фотолар ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International