Лениногорск муниципаль районында «Аккургаш» юбилей

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 25 сентябрендә «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының ГХАТ бүлеге «Аккургаш» юбилярлар – Трошихин Евгений Александр улы белән Елена Евгений кызы гаиләсе өчен үз ишекләрен ачты.

Ун ел бергә гомер итү - һәр гаилә тормышында бик җитди юбилей. Халыкта бу елны «Аккургаш» яки «Алсу» туй дип тә атыйлар. Аккургаш сыгылмалы металл, бу ир белән хатынның авыр тормыш хәлләреннән һәм мөнәсәбәтләре чуалган вакытта бәхәссез юл таба алулары турында сөйли.

Традиция буенча Евгений Александр улы һәм Елена Евгений кызы гаилә тормышы юбилярларының мактау китабына имзаларын куйды. ГХАТ бүлеге белгечләре юбилярларга язылышу турында таныклык тапшырып аларга нык сәламәтлек һәм озын, бәхетле гаилә тормышы теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International