Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə ана капиталлары тапшырылды

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе
2019 елның 24 нче сентябрь көнендə Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсендə бу елны балалары дөньяга килгəн əти-əнилəргə ана капиталы тапшыру тантанасы үтте.

 

Тантана «Мин Түбəн Камада дөньяга килдем» дип исемлəнгəн чара кысасында үткəрелде. Түбəн Кама муниципаль районы ГХАТ Идарəсе хезмəткəрлəре  сəламəтлек, гаилə бəхете телəклəрен яшь əти-əнилəргə җиткерде. Әнилəрне чəчəк бəйлəмнəре белəн бүлəклəделəр. 88 нче һəм 53 нче балалар бакчасы балалары җырлар белəн сөендерделəр. Бəйрəмдə сабыйлары дөньяга килгəн 14 яшь пар катнашты.

 

Россия Пенсия фондының Түбән Кама районындагы идарә башлыгы Лариса Ламбина сертификатларны гаилəлəргə тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International