Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә көзге туй сезоны

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Көз көне - туй тантаналарының популярлыгы буенча икенче урында тора. Кайчандыр борынгы заманнарда, көз көне туйлар үткәрүнең иң уңайлы вакыты булып санала иде. Хәзерге дөньяда көзге туйлар да сирәк күренеш түгел. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә 2019 елның сентябрь аеннан башлап 131 бәхетле пар теркәлде.

Алар көзге чорны юкка гына сайламадылар, чөнки тирә-юньдә табигать яңа якты буяулар белән уйный башлады. Көзнең бөтен гүзәллеген чын-чынлап тоярга теләүчеләргә дә туй тантанасы турында уйланырга кирәк. Тик моның белән ЗАГС идарәсендә көзге туйлар тәмамланмады. Чөнки алда әле көзнең ике ае бар. Димәк, көзге туйлар әле башлана гына. Рәхим итегез, хөрмәтле яшьләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International