Булачак парлар белән әңгәмә «бер-берең белән сөйләшә белү һәм конфликтлы ситуацияләрне чишү юлларын таба белү»темасы булды.Яшьләр үзләре дә әңгәмәдә актив катнаштылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Оештыру җыелышын «Казан» Гаилә үзәгендә чаралар белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Гүзәл Мөхетдинова үткәрде. Туй инструктажы никахлашу көне алдыннан һәрвакыт төп дулкынландыргыч мизгел булып тора.Тантананың барлык төп моментларын: залга керү һәм кунаклар утырту,актлар язмасына кул кую, балдаклар алмашу, фотография, тантанадан соң килгән кунакларның һәм яшьләрнең үз-үзләрен тотышын һәм тәртибен күрсәтеп, белгеч яшь парларның борчуын һәм дулкынлануын бетерә. «Казан» гаилә үзәге гаилә психологы һәм ГХАТ белгече белән очрашуда барлык теләүчеләрне 2019 елның 8 октябрендә 10 сәгатьтә көтә.