ЯҢАЛЫКЛАР


23
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Сарман районы Сарман авылында яшәүче Гөлсинә һәм Альмир Юнысовларның бергә гаилә корып яшәүләренә бүген 50 ел тулды. Гаиләне алтын юбилейлары белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, балалары, кода-кодагыйлары, туганнары тәбрикләделәр.

Владимир Ильич һәм Любовь Абрамовна 1965 елда Караганда шәһәрендә танышканнар. Владимир мәктәптә физкультура укытучысы булып эшли һәм параллель рәвештә физкультура училищесында белем ала. Кайчагында аңа уку буенча ярдәм кирәк була. Шул чакта аңа Люба исемле яшь кызга мөрәҗәгать итәргә киңәш итәләр.

2019 елның 23 декабрендә Биектау муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Мәрдәновлар гаиләсендә 5 бала теркәлде. Фәнис һәм Ләйсән кызлырына Роза исемле матур исем куштылар, ул латин теленнән «кызыл чәчәк» дигәнне аңлата.


21
декабрь, 2019 ел
шимбә

Бүген, 2019 елның 21 декабрендә, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә, Ибатуллиннар Сәлимҗан Нигъмәтҗан улы һәм Дания Ибраһим кызы, Шакировлар Локман Сабир улы һәм Дания Гарифулла кызы, Вәлиуллиннар Нәкыйф Әхәт улы һәм Дания Мостаф кызы, Самиевлар Рәис Шәфыйк улы һәм Рауза Фаттах кызы зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.

2019 елның 21 декабренда Мөслим ГХАТ бүлегендә 150нче бала теркәлде! Расил һәм Гүзәл Мифтаховлар гаиләсендә көтеп алган беренче кызлары туды. Бәхетле әти-әни бәләкәчкә Әмирә дип матур исем куштылар. Әлеге исемнең мәгънәсе «боерык бирүче, патшабикә» дигәнне аңлата.

         Көмеш юбилярлар – Сидоровлар Артур Петрович һәм Ольга Николаевна 2019 елның 21 декабрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә котлаулар кабул иттеләр.    

21 декабрь көнне – матур датада Мөслим районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Яңа ел алдыннан тантаналы язылышу узды. Өстәвенә, безнең ГХАТ бүлегенең бу 123нче пары 2018 елның тантаналы теркәлгән яшь парлар эстафетасын тәмамлый!

Яңа ел җитүгә санаулы вакыт калды. Бу көннәрдә районда бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара. Район җирлегендә урнашкан оешма биналары каршында Яңа ел чыршылары калкып чыга. Хезмәт коллективлары чыршыларны бизәү, гирляндалар элү, бинага бәйрәм рухы өстәү эше белән мәшгуль.


20
декабрь, 2019 ел
җомга

Баулы муниципаль районы  башкарма комитеты  ГХАТ бүлегенә  укучылар килде.  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова    укучыларны Россия һәм Татарстан Гаилә Кодекслары  белән таныштырды, бүлекнең актлар теркәү, төрле тантаналы чаралар үткәрү өлкәсендәге эшчәнлеге  турында әңгәмә алып барды.

Мамадыш шәһәрендә гомер итүче Вахитовлар гаиләсендә бишенче бала доньяга аваз салды. Кечкенә кызга бик матур һәм күркәм мәгънәле Зөһрә исеме сайлаганнар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International