Сарман районы Сарман авылында яшәүче Гөлсинә һәм Альмир Юнысовларның бергә гаилә корып яшәүләренә бүген 50 ел тулды.
Гаиләне алтын юбилейлары белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, район Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, балалары, кода-кодагыйлары, туганнары тәбрикләделәр. Фәндәс Әнәсович район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын, изге теләкләр белән, истәлек бүләге тапшырды.