“Озын гомернең сере нидә?” дигән сорауга җавапны бик күп галимнәр эзли. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләрнең 85 еллыгын билгеләп үтүләре билгеле, әмма 100 һәм аннан да күбрәк яшькә кадәр җитү өчен нишләргә кирәк булуы әлегә кадәр сер булып кала.
Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгечләре Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” дигән халыкара акциядә катнаштылар.
Гомуми изоляция режимы безнең тормышка үз төзәтмәләрен кертә. Никах теркәүгә гариза биргән яшь парларга да үз планнарын үзгәртергә туры килә. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, тантаналы язылышу гамәлдән чыгарылды.
2020 елның 16 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа рубрика старт алды.
2020 елның 15 апрелендә, Татарстан АССРның 100 еллыгы туу елында, Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районында йөзенче бала туу теркәлде. Күпбалалы Әнвәр һәм Мария Исмәгыйлевлар гаиләсендә көтеп алынган уллары-Ислам туды.
Сабыйга бәхетле әти-әнисе Рөстәмбеков Камил Руслан улы дип исем куштылар. Руслан һәм Гөлиянең гаиләсендә - беренче бала. Рөстәмбековлар гаиләсен бу күркәм вакыйга белән котлыйбыз һәм улларының көчле, сәламәт һәм, һичшиксез, бәхетле булып үсүләрен телибез!
2020 елның 14 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Хәтерлибез.Ярату.Горурлану». Бу – ГХАТ идарәсе белгечләренең Ватанны саклаган һәм яу кырында Җиңүне якынайткан туганнары турында хатирәләренең кыскача версиясе.
2020 елның 13 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Җиңүенэ багышланган «элеке чор» турындагы рубрика тәмамланды.
Туу һәм үлемне теркәү төп мәсьәләләр булып тора. Килүчеләрне кабул иткәндә бүгенге көндә актуаль булган барлык куркынычсызлык чаралары да катгый үтәлә. Гражданлык хәле актларын теркәүнең барлык мәсьәләләре буенча телефон аша консультация бирелә. ЗАГС хезмәткәрләре архив язмаларын ЕГРга тапшыру мәсьәләләренә зур игътибар бирәләр.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау буенча мөмкин булган барлык чаралар күрелә.