2021 нче елда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан, тиздән әни булырга әзерләнүче хатын-кызларның хокукый белемнәрен арттыру нияте белән оештырылган проекты старт алды. Чираттагы очрашу район үзәк хастаханәсенең актлар залында үтте. Очрашуга күп кенә өлкәләрдән белгечләр чакырылды.
12 апрель көнне Башкарма комитетның ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданы паспортларын тапшыру тантанасы булып узды. Чара мәгариф идарәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге белән берлектә оештырылды һәм беренче кешенең космоска очу юбилеена багышланган иде. Укучыларның галәмгә багышланган эшләреннән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмә җирле туган якны өйрәнү музее белән берлектә әзерләнде һәм татар кәләшенең күлмәкләре һәм аксессуарлары тарихын чагылдырды.
Космонавтика көне халыкның популяр һәм яраткан бәйрәме, чөнки йолдызларга юлны безнең илебез ачты. Без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз.
2021 нче елның 12 нче апрелендә, ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме» курсы буенча «барысы да гаиләдән башлана» дигән темага Түбән Кама муниципаль районы 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы һәм 10 нчы сыйныф укучылары өчен чираттагы дәрес узды.
Әлмәт шәһәрендә узган атнада 34 бала тууы теркәлде. Алар арасында 20 малай һәм 14 кыз. Баланың минималь авырлыгы 970 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4010 гр. Бу атнаның популяр бала исемнәре –Амелия, Алина, Марк.
Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында 9 апрельдә истәлекле вакыйга булды – яңа гаилә туды.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 елның 9 апрелендә 100нче никах теркәлде. Бу никах милләтара, ул Россия һәм Ирак гражданины арасында төзелде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Абдлах һәм Иринаны бу күркәм вакыйга белән котладылар һәм көчле хисләр, якты гаилә вакыйгалары теләделәр.
Проект авторы-психолог Екатерина Юртаева һәр шимбәдә Яшь гаилә мәктәбе дәресләрендә конфликтларны һәм гаилә проблемаларын хәл итү ысуллары турында сөйли.
Гадәттәгечә, шимбә көнне ЗАГС идарәсе хезмәткәрләре Никахлашу сараенда кияү һәм кәләшләрне каршы ала.