Сабый туу һәр гаилә тормышында иң бәхетле һәм якты вакыйга

2021 елның 23 апреле, җомга

Һәрвакыт бала туу зур, дулкынландыргыч, шатлыклы вакыйга, җирдәге тиңсез бәхет. Нәбиуллиннар гаиләсе – Ринат Илшат улы һәм Сюзанна Александровна инде дүртенче тапкыр шундый бәхет кичерә. Парның Кәрим исемле улы туды, бу исә гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «киң күңелле» дигәнне аңлата. Ринат белән Сюзанна инде өч бала үстерәләр – Диләрә, Марсель һәм Карина.

ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әти-әнине яңа гаилә әгъзасы туу белән чын күңелдән котладылар. Һәр мизгелнең бәхет һәм шатлык, бер-береңә игътибар, оптимизм һәм мәхәббәт белән тулы булуын теләделәр. Кәримнең әти-әнисенә Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау хаты һәм сабыйның беренче документы – туу турында таныклык тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International