Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып гаилә статусын ныгыту буенча мәдәни-агарту эше тора.
23 нче апрельдә ГХАТ идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Закирова чираттагы дәрес үткәрде һәм яңа туган балаларны дәүләт теркәвенә алу тәртибе, никах төзү, ата булу мөмкинлеге һәм гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсенең башка юридик аспектлары турында сөйләде.