2021 нче елның 24 нче апрелендә, Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, яңа өйләнешкән ирле-хатынлы Шәвәлиевлар Алмаз һәм Айгөл Үзәк китапханәгә авторның әсәрләре җыентыкларын бүләк иттеләр. Алар шагыйрьнең танылган «Мәхәббәт» шигырен укыдылар. Үз чиратында китапханә хезмәткәрләре яшьләрне тормышларындагы иң мөһим мизгелләре белән котладылар һәм татар милли ашлары рецептлары язылган китап бүләк иттеләр.