Килешәсездер, алтын юбилейны бәйрәм итү-сирәк күренеш, шуңа күрә бу истәлекле дата символы буларак, бик кыйммәтле күренеш. Алтын — зирәклек, даимилык, чисталык, намуслылык, мәхәббәт һәм тугрылык символы булып санала торган күркәм металл.
Алтын- бик кыйммәтле һәм матур металл. Хөрмәтле юбилярлар Леонтий Игнатович һәм Людмила Николаевнаның тормышы да шундый. Менә 50 ел инде алар бер-берсен яратып, саклап, яклап тормыш юлыннан атлыйлар.
Леонтий Игнатович төрле елларда слесарь, токарь, машинист, механик, инженер булып эшли. Ә лаеклы ялга «Лениногорск тампонаж эшләре идарәсе " нең Баулы филиалы начальнигы буларак китә.
Намуслы хезмәте өчен Леонтий Игнатовичка «Россия Федерациясенең атказанган газ сәнәгате хезмәткәре» дигән югары исем бирелде, “Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан” медале, күпсанлы грамоталар, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Людмила Николаевна 20 елдан артык Баулы поселок Советында хисапчы булып, 10 елдан артык мәгариф бүлеге бухгалтериясендә әйдәп баручы белгеч булып эшләде.
Мәхәббәт һәм үзара аңлашу хөкем сөргән гаиләдә балалар гадел, игелекле һәм тәртипле булып үскәннәр. Бүгенге көндә юбилярлар балалары һәм оныклары белән тату гомер кичерәләр.
Бу тантаналы көнне юбилярлар Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.И. Хөснуллина исеменнән котлаулар кабул иттеләр, ул Размаевларга район Башлыгының Рәхмәт хатын, бүләк һәм чәчәкләр тапшырды. Котлау сүзләренә ГХАТ бүлеге җитәкчесе С. Т. Мурсалимова, район мәгариф бүлеге вәкиле М. В. Дробышева, балалар, оныклар, туганнар кушылдылар.
Бәйрәмне үзенең матур җырлары белән Лилия Мәҗитова бизәде.