Сарман районында гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр

2021 елның 24 апреле, шимбә

"Ныклы гаилә" проекты кысаларында 23 апрель көнне Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Риф һәм Миңненур Гыйлфановларны - Алтын туйлары, Әлфис һәм Флүзә Тухбатуллиннарны - Зөбәрҗәт туйлары, Нәфис һәм Әнүдә Ширияздановларны - Бриллиант туйлары, Намус һәм Нәкыя Ямалиевларны - Тимер туйлары белән хөрмәтләделәр. Юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнегулов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина котлап үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Гаиләләргә район Башлыгы Ф.М.Хөснуллинның Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International