Ел саен 6нчы июнь көнне Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәмне шулай ук рус теле көне дип тә атыйлар. Нәкъ шушы көнне 1799нчы елның 6нчы июнендә Александр Сергей улы Пушкин туган.
Җәй – туй тантанасын үткәрү өчен бик матур вакыт. Җәйге туй өчен теләсә кайсы стиль һәм тематика туры килә, чөнки елның җылы вакытында күп кенә идеяләрне тормышка ашыру күпкә җиңелрәк.
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов Баулы районының күп балалы Фарваевлар гаиләсен «Ата-ана фидакарьлеге» медале белән бүләкләде.
Май аенда никахлашу начар сынамыш булып санался да, Түбән Кама шәһәрендә гаиләләренең бәхете өчен җаваплылыкны үз өстенә алырга карар кылган парлар табылды.
2022 елның 3 июнь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 800 бала туу турында акт теркәлде. 2 июнь көнне Саламаев Артур Василий улы һәм Регина Салават кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Марьям исеме кушылды.
Татарстан Республикасының «Ата-ана батырлыгы» медале тапшырылган республиканың иң яхшы биш гаиләсе арасында Чистайдан Андрей Анатольевич һәм Лариса Юрьевна Рыбочкиннар гаиләсе булды. Медальне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов балаларны яклау көнендә тапшырды.
Чарага килгән 14 гаиләне бала туу бәхете берләштерде. Икенче үзенчәлек — килгән гаиләләрне уртак эш урыны бәйли, чөнки бирегә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре җыелды. Нибары 17 ай эчендә Мамадыш администрациясендә 14 бала доньяга аваз салган.
Бүген җәйнең беренче көне, димәк балаларның иң мөхим бәйрәме – балаларны яклау көне. Балалар – дөньядагы иң чиста, иң самими затлар, алар безнең иң кыйммәтле хәзинәбез. Аларга бәхетле һәм матур балачак бүләк итү – олыларның изге бурычы.
2022нче елның 19нчы маенда Нурисламовлар гаиләсендә көтеп алган могҗиза – игезәк балалар туды. Ике кызларын Арина белән Азалияне тәрбияләүче Зәвил һәм Гөлфия улларына охшаш Рәзил һәм Рүзәл исемнәре бирделәр.
Балаларны яклау көне – ямьле җәйнең беренче бәйрәме. Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре 7нче балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дәресе үткәрделәр.