2022 нче елның 15 нче июнендә Югары Ослан муниципаль районы Печище авыл җирлегеннән Максимовлар гаиләсе Петр улы Александр һәм Валентин кызы Альбина район Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә зөбәрҗәт туйларын билгеләп үттеләр.
55 ел бергә тату гомер итү-ул зур бәхет, үзенчәлекле бәйрәм. Аларның гаиләсе хөрмәткә лаек һәм яшь буын өчен үрнәк булып тора. Бу гаиләдә татулык һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Юбилярларның тормыш юллары озын, авыр, әмма бик бәхетле тормыш, алар бәхетле һәм хөрмәткә лаек кешеләр.
Бергә гомер итүләренең 55 еллыгы уңаеннан Максимовлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде, алар анда үз имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадыйрова юбилярларга сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдиновның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды. Юбилярларга Печище авыл җирлеге башкарма комитеты вәкиле Тахир Нуруллиннан бик күп җылы сүзләр әйтелде.