Бүген Түбән Кама шәһәре Никахлашу сараенда 2022нче елның 500нче пары мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерде. Динар һәм Алсу Мөбәрәкшиннарның никах теркәү акт язуы юбилейлы булды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечәре яшь гаиләгә беренче уртак дәүләт документы – язылышу турында таныклык һәм истәлекле китаплар тапшырдылар.