Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Юзмановлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте

2022 елның 16 июне, пәнҗешәмбе

1972нче елның 16нчы июнендә Маркел Петр улы һәм Нәфисә Фазыл кызы Юзмановлар никахларын теркәгәннәр, ә бүген алар инде алтын туйларын билгеләп үтәләр.

Ярты гасыр бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк. Иңне иңгә куеп бергә гомер йомгагын сүтә алган парлар гына алтын туйга кадәр бергә була алалар.

Юзмановлар гаиләсе башкалар өчен үрнәк булып тора. Алар ике кызларын тәрбияләп үстергәннәр, хәзер биш оныклары аларның тормышларына ямь өстиләр. Кушып санасаң Юзмановлар 80 ел хезмәт иткәннәр. Хәзер дә тик тормыйла: эшлиләр дә, үзләренең хуҗалыклары да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International