Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә паспортлар тапшыру тантанасы узды.
Россия көненә багышланган чараны башлап Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова яшьләрне гражданча бәлигъ булулары белән тәбрикләде һәм безнең бөек ватаныбызның хөрмәткә лаеклы гражданнары булуларын теләде.
Егетләр һәм кызлар алар өчен әзерләнгән бәйгедә актив катнаштылар, туган илебез турында бик күп белүләрен күрсәттеләр. Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча Идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге өлкән инспекторы Балыкова Елена Александр кызы яшьләргә беренче паспортларын тапшырды һәм бу истәлекле көн белән котлады.