Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны Балтач районында иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әнилэрен бүләкләп үтәләр.
Быел да 12 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен – 99 яше тулган Зарипова Нина Иван кызын зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Радик һәм Альбина Гиззатуллиннар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Галимовлар гаиләсендә дөньяга аваз салган икенче кызларына район башлыгы исеменнән матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.