21 июль көнне ГХАТ бүлегендә Холюновлар Михаил Александрович һәм Галина Николаевна гаиләсенең алтын туйлары билгеләп утелде.
Җәй төрле төсләргә, җылылык һәм яктылыкка бай, шуңа күрә дә җәй айларында традиция буенча никахлар саны шактый күп була. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 1.06.2022 - 16.07.2022 вакыт аралыгында 129 пар язылышкан, ә июльнең беренче яртысында 52 пар гаилә корган.
20 нче июль көнне дөньяда иң татлы һәм тәмле бәйрәм – Торт көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен татлы ризык көненә багышланган интерактив күңел ачу чарасы үткәрделәр.
Тормыш корып бергә яши башлауның 25 еллык юбилее – олы бәйрәм. Ленар Рамиль улы һәм Елена Николай кызы Шакировлар 1997нче елның 19нчы июлендә никахларын рәсмиләштергәннәр, ә бүген инде көмеш туйларын билгеләп үтәләр.
Нәкъ 25 ел элек Могилко Александр Иван улы һәм Наталья Василий кызы Никахлашу сараеның тантаналар залында никах балдаклары алышкан булсалар, бүген иңне иңгә куеп, тату гомер кичерүче пар көмеш туйларында көмеш балдаклар алышты.
2022 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә чираттагы игезәк балалар тууы теркәлде. Бәхетле әти-әниләр Сергей һәм Мария Пермякова язмыштан ата-ана бәхетенең икеләтә порциясен алдылар. Берьюлы ике кыз, Алисә һәм Аделина 2022 елның 15 июлендә яшь гаиләдә туа. Пермякларның тату гаиләсенә гаилә иминлеге, бәхет, уңышлар һәм гармонияле үсеш телибез.
2022 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 200-нче номерлы туу турында акт теркәлде. Акт язуының түгәрәк номеры Радэль исемле кечкенә алабугалыга эләкте.
2022 елның 16 июлендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 14 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Тухватуллин Нәфис Ярулла улы һәм Зилә Наил кызы гаиләсендә булды. 14 июль аенда аларның ике кызы туды.Яңа туган сабыйларга Айназ һәм Гөлназ исемнәре кушылды. Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
Арча муниципаль районында озак еллар бергә яшәгән парларны тәбрикләү инде күркәм традициягә әйләнде. Юбиляр гаиләләр яшьлекләрендә насыйп булмаган тантаналы шартларда гомер бәйрәмен уздыра, Дан китабына кул куя.
Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә уртак гаилә кору алдында яшь парлар өчен инструктаж узды.