Баулы шәһәрендә яшәүче Равил һәм Әлфия Фәхретдиновларның гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулган. Бүген аларның алтын туй көннәре. Юбилярларны истәлекле көннәре белән котларга, балалары, якыннары, хезмәттәшләре, күршеләреннән кала, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, ЗАГС бүлеге начальнигы Сиренә Мөрсәлимова да килгән иде.
2022 елның 29 декабрендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Охтам Мөҗәһит улы һәм Дания Миргазиян кызы Минһаҗевларның 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Бу искиткеч пар беренче тапкыр авылда таныштылар.
Баулы районының Новозареченск авылында яшәүче Сабировлар гаиләсе үзләренең никахларын 1977 елның 28 декабрендә теркәделәр һәм күп еллар инде тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлыйлар. Фәрид Тухбат улы гомере буе Таллы Кул авылында малчылыкта эшләгән. Тәкмилә Динмухамет кызы шәфкать туташы булып эшләгән.
"Минем гаиләм тормышында ГХАТ әһәмияте".
Россия ГХАТ органнарының 105 еллыгы уңаеннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сарае диварларын бизәгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе шулай дип атала.
2022 ел ахырына якынлаша. Эшкә йомгак ясарга вакыт. Ел башыннан Чистай районы ГХАТ бүлегендә 511 бала тууы теркәлгән. Шуларның 258е-малайлар, 253е-кызлар.
28 декабрендә Зәй муниципаль районының ГХАТ бүлегендә узып баручы елның соңгы пар Илдар һәм Зилә Гафиятуллинар никахы теркәлде.
Инде өченче ел рәттән Мамадыш шәһәрендә җирле «Голубой огонек» киче уздыралар. Ул Мамадыш оешмаларының һәм учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләрен, җитештерү алдынгыларын һәм лаеклы якташларын берләштерә. Иң яхшы коллективлар арасына ЗАГС бүлеге коллективы да керде, шуңа бәйле рәвештә бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова һәм баш белгеч Фәния Гаязова аның мәртәбәле кунаклары булдылар.
2022 елның 27 декабрендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Патрикеево авылында Спириновлар гаиләсен Григорий улы Александр һәм Афанасий кыз Марияне гаилә тормышының бриллиант юбилярларын котлау чарасы булып узды.
Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Амундсен Әхмәтхарис улы һәм Мәгъдәния Әнвәр кызын зөбәрҗәт туйлары белән котладылар.
Әхмәдиевлар 1972нче елның 25нче декабрендә Түбән Кама шәһәрендә никахларын рәсмиләштергәннәр һәм 55 ел бергә тату яшиләр.
Теләгән һәркем тылсымчы була ала! Бигрәк тә Яңа ел алдыннан!
Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова беренчеләрдән булып «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты һәм «Мамадыш» совхозы бистәсендә яшәүче 3 яшьлек Мариянең хыялын тормышка ашырды.