Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Әхмәдиевлар гаиләсен зөбәрҗәт туйлары белән котладылар

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләре Амундсен Әхмәтхарис улы һәм Мәгъдәния Әнвәр кызын зөбәрҗәт туйлары белән котладылар.

Әхмәдиевлар 1972нче елның 25нче декабрендә Түбән Кама шәһәрендә никахларын рәсмиләштергәннәр һәм 55 ел бергә тату яшиләр.

Алар «Нижнекамскнефтехим» предприятиесенең ЦГФУ заводын эшләтеп җибәрүдә катнаштылар, 55 ел элек химкомбинатның беренче продукциясен алган беренче белгечләр арасында булганнар. Намуслы хезмәтләре  өчен күпсанлы рәхмәт хатлары һәм грамоталар, «Хезмәт ветераны» медальләре белән бүләкләнгәннәр. Амундсен Әхмәтхарис улына «Татарстан АССР атказанган химигы» дигән мактаулы исемгә лаек булган, «Фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хөрмәт билгесе» һәм «Хезмәт кызыл байрагы» орденнары белән бүләкләнгән.

Хөрмәтле юбилярларыбыз өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер яраткан оныкларының уңышларына шатланып яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International