"Минем гаиләм тормышында ГХАТ әһәмияте".
Россия ГХАТ органнарының 105 еллыгы уңаеннан Түбән Кама шәһәре Никахлашу сарае диварларын бизәгән балалар рәсемнәре күргәзмәсе шулай дип атала.
Балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларыннан торган конкурс жюрисы рәсемнәр арасыннан иң яхшыларын сайлап алды.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Гүзәлия Сәгыйтова балаларны конкурста җиңүләре белән котлады, дипломнар белән һәм бүләкләр тапшырды.
Конкурс нәтиҗәләрен игълан итәбез!
"Көтеп алган могҗиза" номинациясендә призлы урыннарны алдылар:
I урын - Пологова Виолетта.
II урын - Костюхина Таисия,
III урын - Шәйхелмәрдәнова Мәрьям.
«Мәңгегә бергә» номинациясендә призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
I урын - Бәхтуразова Дарина,
II урын - Макаренко София,
III урын - Шернина Надежда.
Иң күп конкурс эшләре “Иң бәхетле көн” номинациясендә тәкъдим ителгән иде, шуңа күрә әлеге номинациядә җиңүчеләр күбрәк:
I урын - Гаянова Анастасия һәм Еркина Татьяна.
II урын - Гарипова Камилә, Майкова Александра һәм Сибгатуллина Назилә,
III урын - Гладких Ксения, Таранова Дарина, Усманова Аделина һәм Шәрәфетдинов Артур.