Баулы районы Новозареченск авылында яшәүче Сабировлар гаиләсенең юбилей туйлары

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

Баулы районының Новозареченск авылында яшәүче Сабировлар гаиләсе үзләренең никахларын 1977 елның 28 декабрендә теркәделәр һәм күп еллар инде тормыш юлыннан кулга-кул тотынып атлыйлар. Фәрид Тухбат улы гомере буе Таллы Кул авылында малчылыкта эшләгән. Тәкмилә Динмухамет кызы шәфкать туташы булып эшләгән.

Юбилярлар 3 балага гомер бүләк иткәннәр, бүген 2 оныкларына куанып яшиләр.

 Юбилей туй белән котлауларны Сабировлар гаиләсе авыл җирлеге башлыгы Ә.Р.Зәбирова, балалары, туганнары тарафыннан кабул иттеләр, аларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International