Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Теләгән һәркем тылсымчы була ала! Бигрәк тә Яңа ел алдыннан!

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова беренчеләрдән булып «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты һәм «Мамадыш» совхозы бистәсендә яшәүче 3 яшьлек Мариянең хыялын тормышка ашырды.

Машаның әтисе бүген Ватаныбыз сагында, мобилизацияләнгән гражданнар арасында. Кечкенә кызчыкның Кыш Бабайга язган хатында уртаклашкан хыялын тормышка ашырыр кеше булуы бик тә сөенечле. Зур курчак һәм Яңа ел табыны өчен баллы күчтәнәчләр Мария һәм аның әнисе өчен чын сюрприз булды. Шатлыктан балкып торган күзләр һәм күтәренке кәеф - безнең максатыбыз, дип уртаклашты Ландыш Әлфәтовна үзенең сәфәреннән соң. Әлбәттә, бу матур гаиләнең иң зур хыялы - гаилә башлыгының сәламәт һәм җиңү белән кайтуы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International