2022 ел ахырына якынлаша. Эшкә йомгак ясарга вакыт. Ел башыннан Чистай районы ГХАТ бүлегендә 511 бала тууы теркәлгән. Шуларның 258е-малайлар, 253е-кызлар.
Быел популяр исемнәр:
- Артем, Александр, Мирон, Марк, Матвей, Әмир, Артур, Вилдан;
- Әминә, Арина, Василиса, Хаува, Ясмина, Анна, Мәликә.
Сирәк исемнәр:
-Ифора, Афина, Оливия, Каталина, Дара;
- Арон, Аяз, Дилан, Лион, Элиша.
Гражданлык хәле актларын теркәү төрләре буенча түбәндәге динамика күзәтелде:
Узган ел белән чагыштырганда никахлашу саны 34% ка артты. 2022 елда 484 никах теркәлгән (2021 елда - 360).
Аерылышу актлары саны узган ел дәрәҗәсендә калды.