2014 елның 11 февраль көннендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Махотина Бэлла Ивановна Түбән Уратма авыл җирлегендә үткәрелгән эшлекле киңәшмәдә катнашты. Башка сораулар белән беррәттән, Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин, депутат Әнәс Миннәхмәтов һәм Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина авыл мәдәният йортын ремонтлау һәм шунда никах теркәү залы булдыру турында фикер алыштылар. Киңәшмә барышында авыл клубы бинасы кичектергезез ремонтка мохтаҗ икәнлеге ассызыкланды һәм башкарылачак эшләрнең күләме белән вакыты билгеләнде. Түбән Уратма авыл җирлегендә гражданлык хәле актларын теркәүне оештыруы турында сүз алып барганда, Бэлла Ивановна барлык эшләрнең дә вакытында башкарылуын һәм авыл җирлеге сәркатибе Гөлүсә Хакимованың һөнәри осталыгын югары бәяләп, аңа Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Рәхмәт хатын тапшырды.
Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алугаилә өчен бик мөһим вакыйга. 2014 елның 11 февралендә Яр Чаллы шәһәре ДАССУ “Кама балалар үзәгендә” Ксения Александровна Овчинникованы каршы алу тантанасы узды. Яшь әти-әниләрне Светлана Германовна һәм Александр Борисовичны беренче сабыйлары белән котларга туганнары да килгән.
Яшь әти Александр без көнне дулкынлану белән көткән һәм әзерләнгән: шарлардан ясалган ләкләк кошы аларга бәхет һәм шатлык теләде.
Светлана һәм Александрны ГХАТ идарәсе чын күңелдән котлый: Ксениянең бар тормыш юлы куанычта, иминлектә узсын.
Алар Кемерово өлкәсе Киселев шәһәрендә шахтада эшләгәндә танышалар. 1954 нче елның 7 нче февралендә тормыш юлларын бергә башлап җибәрәләр.
Бәхетле парлар 60 ел бергә яшәү дәверендә 3 баһадир егет тәрбияләп үстерәләр. Икесе Чаллыда, берсе Чиләбедә үз гаиләләре белән матур гына тормыш итәләр. Дүрт оныклары, ике оныкчыклары бар. 2000 нче елда язмыш аларны туган якларына кайтара.
Хәйдәр абый бик актив кеше. Ул үзенең фикерләре, киңәшләре, эшләре белән һәрвакыт авыл җирлегенә булышып тора.
Юбилярларны котларга район, авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары һәм кунаклар килгән иде. Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын аларга.
Агымдагы елның февраль ае башында Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгече Әлфия Хаппанова“ Форпост” балалар оешмасы белән очрашу үткәрде. “Түгәрәк өстәл” форматында уздырылган очрашу барышында балалар Кама Аланы поселогындагы демографик хәлнең торышы белән кызыксынды. Поселокта 2013 елда күпме сабый туган, никадәр никах теркәлгән һәм аерулышучыларның санын белергә теләп, “Форпост” балалар оешмасының вәкилләре Әлфия Хаппановага төрле сораулар бирделәр. Балаларның үзләре өчен ачкан тагын бер яңалыгы - никахларның Кама Аланы поселогында 1983 елда теркәлә башлавы. Әлеге тантаналарның фотосүрәтләрен туплаган истәлекле альбомны карау балаларны бик нык тәэссирләндерде.
Мондый эчтәлектәге очрашуларның гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь буында бер-береңә хөрмәт, ихтирам хисе кебек сыйфатларны тәрбияләүдә әһәмияте бик зур.
Галиевлар гаиләсе безнен жирлектә тәртипле, тәрбияле, акыллы, урнәк гаилә булып санала. Алар зур тормыш юлын уздылар, колхозда эшләп лаеклы ялга чыккачта тик тормыйлар, уз хужалыкларында бал кортлары тотып , яшелчәсен устереп яшиләр. Алар 5 баланын яраткан хормәт иткән әти-әниләре, 9 оныкнын һәм 5 оныкчыкнын яраткан әби –бабалары. 10 февраль коне Тәбәрле авыл жирлеге башлыгы, башкарма комитеты житэкчесе урынбасары Галиевлар гаиләсен ЗУР ЮБИЛЕЙЛАРЫ белән котлады, рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк тапшырды.
2014 елның 10 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2013 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2014 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.
Узган елда Яр Чаллы шәһәрендә 8762 бала туган. Алдагы 2012 ел белән чагыштырганда 102 сабыйга күбрәк. Шуларның 4492се- малай, 4270се-кыз бала. Игезәкләрнең саны да 90 парга арткан. Иң өлкән бала табучы әнигә 50 яшь. Яңа туган сабыйларның 47% - беренче балалар. Гаиләдә икенче, өченче балаларның тууы да арткан. Шәһәребездә туу үлүдән өстенлек итә. 2013 елда 4192 үлү турында гражданлык акты төзелгән: 57% - ирләр, шуларның 44% 60 яшькә кадәр. Шулай итәп, халыкның табигый үсеше 4570 кеше тәшкил итте.
Тормышларында авырлыклар да, төрле сынаулар да булды. Әмма алар һәрвакыт бергә булдылар, шатлык һәм кайгыны бергә уртаклаштылар, ныклы һәм тату гаиләне саклап кала алдылар, үз эшләренә, бер-берсенә тугрылык хисләрен гомер буена югалтмадылар. Ярты гасыр буена яшьлек мәхәббәтләрен саклаган бу бәхетле парны котлауны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре юкка гына 14 февральгә билгеләмәгән.
“Татулык һәм иминлек булган җиргә, Аллаһ бәрәкәт бирә” дип халык юкка гына әйтмәгән. Бу сезгә дә кагыла. Чөнки алтын туйга кадәр тигезлектә яшәү һәркемгә дә бирелми. Сезне балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз озак еллар буена куандырсын! Озак һәм бәхетле тормышта яшәгез, һәрвакыт сәламәт булыгыз! Гаилә – җәмгыятьнең ячейкасы. Ничек кенә булмасын ул дөньяның бер өлеше, үзенең кечкенә дөньясы. Тулы бер дөнья. Сезне мәхәббәт белән тулы, изгелек һәм үзара аңлашу дөньясы барлыкка килүнең юбилее белән котларга телим, – диелә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф.В.Козыреваның Матвеевлар гаиләсенең бергә яшәвенә 50 еллык юбилее белән котлавында.
2014 елның 10 февралендә киңәшмә-планерка узды. Анда Совет бүлекләре һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитетлары җитәкчеләре катнаштылар.
ГХАТ бүлеге мөдире Вера Белова-Реутина хезмәт эшчәнлеге һәм 2013 нче елның демографик күренешләре турында чыгыш ясады.