Мәхәббәт, гаилә бу сүзләр үз эченә күпме бәхетле һәм шатлыклы мизгелләрне ала. Балаларсыз тулы гаилә бәхетен күз алдына да китереп булмый. 2014 нче елның 26 февралендә Алесандр Бистәсе авыл җирлегендә “Гаиләгезнең дәвамчылары” дип аталган бала тууны теркәү тантанасы узды. Бәйрәмгә Чуприковлар гаиләсе уллары Василий туу уңаеннан чакырылган иде. Авыл җирлеге башлыгы Варганова Л.Г. бәхетле әти-әниләрне уллары туу белән котлап истәлекле бүләк тапшырды. Бәйрәмне үзешчән сәнгать коллектив чыгышы бизәде.
Җәмгыять Советы әгъзасы Еграшкина Е.И. инициативасы буенча 2014 ел эш программасына Аксубай гаиләләренең аерылу cәбәпләрен тикшерү кертелде.
24 февраль. Баулы шәһәрендә яшәүче Шапошникова Мария Максим кызы 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.