2014 нче елның 7 нче июлендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең республика гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләте бирелгән органнарының эшчәнлеге турында чираттагы эшлекле киңәшмәсе үткәрелде.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш Идарәсе җитәкчесе урынбасары – А.Р. Хабибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе башлыгы – Э.А. Зарипова, шулай ук республиканың шәһәр төбәкләре һәм муниципаль район башкарма комитетларының ГХАТ бүлеге идарә башлыклары, җирле үзидарә органы җитәкчеләре, гражданлык хәле актларын теркәү вәкаләтен (урында) тормышка ашыруда катнашучы Татарстан Республикасы муниципаль районнарының шәһәр һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында узды.
Ел саен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гаиләләргә матди һәм мораль ярдәм күрсәтүдән тыш, гаилә төшенчәсенең кыйммәтен, аның җәмгыятьтәге ролен пропагандалау өстендә дә күп эш башкара. Гаиләнең дәрәҗәсен арттыру, аны илне тотрыклы булыр өчен ярдәмче итеп тәрбияләү һәм әлбәттә инде, матди ягын ныгыту буенча күп сандагы акцияләр һәм чаралар уздырыла.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Әлмәт муниципаль районында 30, 35, 45, 50, 55 ел яшәүче гаиләләрне котлау тантанасы булып узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы “Гаилә - ул барыбыз өчен дә иң кадерле нәрсә дип билгеләп үтте. Гаилә - ул туганнар һәм якыннар, без яраткан һәм үрнәк алырлык кешеләр”. Юбилярларга ГХАТ идарәсе исеменнән медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2014 елның 5 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә никахлар, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, үзенә бер тантана белән теркәлделәр. Әлеге бәйрәмнең символы ромашка булды. Искитмәле ап-ак гади ромашка Россиядә чын символга әйләнде: аны һәркайда - матрёшкаларда, савыт-сабада, сөйгән ярның тәрәзәсе алдындагы асфальта – сүрәтлиләр. Сафлык һәм гөнаһсыз, яшьлек һәм мәхәббәт төшенчәләре дә ромашка белән бәйләнә. Шунлыктан Никахлашу сараеның күркәм залы әлеге чәчәкләр белән бизәлгән иде, ә яшь парларга язылушу турындагы таныклыклар өчен ромашка чәчәкләре белән бизәлгән махсус конвертлар бүләк ителде.
2014 елнын 5 июлендә Татарстан Республиасынын Әгерҗе шәһәрендә “Кәләш парады” уздырылды. Биш гаилә узләренен тырышлыгын, унганлыгын һәм булганлыгын курсәтте. Алар өчен уеннар оештырылды. Бәйрәмнен иң матур конкурсы - кәләшләрнен тормыш иптәшләренә бөтен кеше алдында мәһәбәт хисләрен белдеруе булды. Бәйрәм азагында кәләш букетларын ыргыттылар. Анжела Гаязетдинова кичәдә беренче урын яулады.
“Гаилә бәхете – ил бәхете”, - ди халык. Бу исә: гаиләбезнең сәламәтлеге, ул - ыруг-нәселебез абруе, ил абруе дигән сүз. Бәхетле гаиләләр күбрәк булган саен – илебез дә ныгый бара. Бөтенлек, тигезлек, туганлык төшенчәлекләре, бүген дә гаиләнең асылын тәшкил итә. Укытучылар гаиләсе Нугайбиков Разаил Галимҗан улы һәм Энҗе Камил кызы быел алтын туйларын билгеләп үтте. Разаил Галимҗан улы-хезмәт ветераны, ул 40 ел буена Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Бүгенге көндә футбол федерациясендә түгәрәкләр алып бара, ул әзерләгән командалар ел саен район күләмендә призлы урыннар яулый. Аның хәләл җефете Энҗе Камил кызы халык мәгарифе отличнигы, ул 45 ел хезмәтен укытучылыкка багышлаган. Нугайбиковлар Роза һәм Клара исемле 2 кыз үстереп, аларга бөтен мәхәббәтләрен бүләк иткәннәр, хәзер 3 онык һәм 1 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Н.М. Хайдарова юбилярларны котлап, аларга тантаналы рәвештә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль һәм истәлекле бүләк тапшырды.
04 нче июльдә Баулы муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Баулы районының УФМС бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, 23 яшүсмергә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасы узды. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Хамидуллин һәр баланы җылы котлап паспортларны тапшырды. Бу гомергә бер генә тапкыр килә торган бәхетле вакыйганы яшүсмерләрнең ата-аналары да уртаклашты. Паспорт белән бергә балаларга “Баулы –көч хәрәкәттә” дип исемләнгән видеофильм тапшырылды.
Бүген 2004 елның 4 июль көнендә Казан шәһәренең Яңа-Савин районының ГХАТ бүлегендә ана капиталы сертификатларын тапшыру тантанасы булып узды. Бу очрашу 8 июльдә булып узачак гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылды.
Гаилә һәм балалар гомер гомергә кеше өчен иң мөһим һәм кадерле күрсәткеч. Ә яшь гаиләләрнең тормышын җиңеләйтү өчен кулланыла торган дәүләт программаларын реализацияләү киләчәктә дә бу күрсәткечләрне саклау һәм демографик үсешне арттыру өчен этәргеч булып тора.
Бу бәйрәмдә әле күптән түгел әни булу бәхетен татыган 19 яшь әни катнашты. Аларга Яңа-Савин районының пенсия фонды һәм Автоград банкы хезмәткәрләре тарафыннан ана капиталы сертификаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Россиядә беренче тапкыр изге Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме официаль рәвештә 8 июльдә уздырылды.
Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.
Тәтеш районы Пенсия фонды идәрәсенең башлыгы И.А. Большакова, «Россельхозбанк» җитәкчесе Н.Г. Рыжова, « Автоградбанк » тан С. Н.Князькина, Кильдеш авыл җирлегенең башлыгы В.С. Исаев, район пенсионерларының Советы җитәкчесе Н.В. Новикова әлеге бәйрәмнең кунаклары булдылар.
Туу турында таныклыклар Головлар, Носовлар, Кулагиннар, Маштеевлар гаиләләренә, ана капиталына сертификатлар С.Нальгиева, Е.Рыжова, А.Ярмуллина, Л.Миннулина, Л. Сабирова дигән әниләргә тапшырылды.
Семья тормышында 50 ел бергә яшәгән Рәхимҗан Галимҗан улы һәм Валентина Федор кызы Булатовларны алтын юбилейлары белән хөрмәтләү бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле булды.
Бу көндә изге теләкләр, котлаулар, бүләкләр, шулай ук гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәге бәйләмнәре – бөтенесе дә булды.
Менә инде 780 ел православие динендәге кешеләр гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылыкны үз канаты астына алучы изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлеген хөрмәтлиләр. ЗАГС бүлегендә үткән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бөтен чарада катнашучыларның күңелләрен күтәрде. Һәрбер кеше семья бәхетен тагын да ныгыту турында уйланды.
2014 елның 4 июлендә Чирмешән районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә тантаналы шартларда ана капиталына сертификатлар бирелде. РФ Пенсия фондының җитәкчесе Г.Ә.Гыймранова тантаналы шартларда 14 яшь әнигә сертификатлар тапшырды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Ә.Закирова да әниләрне тәбрикләде һәм аларга файдалы мәгълүматлар тупланган "Гаилә битләре" дип исемләнгән брошюралар тапшырды.