Юбилярларны һәм яшь гаиләне котлау

2014 елның 6 июле, якшәмбе

      Ел саен Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты гаиләләргә матди һәм мораль ярдәм күрсәтүдән тыш, гаилә төшенчәсенең кыйммәтен, аның җәмгыятьтәге ролен пропагандалау өстендә дә күп эш башкара. Гаиләнең дәрәҗәсен арттыру, аны илне тотрыклы булыр өчен ярдәмче итеп тәрбияләү һәм әлбәттә инде, матди ягын ныгыту буенча күп сандагы акцияләр һәм чаралар уздырыла.

      Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Әлмәт муниципаль районында 30, 35, 45, 50, 55 ел яшәүче гаиләләрне котлау тантанасы булып узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Амирова Гүзәл Рәис кызы “Гаилә - ул барыбыз өчен дә иң кадерле нәрсә дип билгеләп үтте. Гаилә - ул туганнар һәм якыннар, без яраткан һәм үрнәк алырлык кешеләр”. Юбилярларга ГХАТ идарәсе исеменнән медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

      Туй көне – тормышның иң якты, иң күңелле, бер-береңә тугрылык һәм мәхәббәт белдерү көне булып санала! Шул ук көнне ГХАТ идарәсендә 9 яшь пар үзләренең никахларын теркәделәр. Әлмәт муниципаль районы Совет аппараты җитәкчесе Р.А. Шайхатаров Никифоркиннар гаиләсен Александр һәм Ксенияны котлап истәлекле бүләк тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International