“Гаилә бәхете – ил бәхете”, - ди халык. Бу исә: гаиләбезнең сәламәтлеге, ул - ыруг-нәселебез абруе, ил абруе дигән сүз. Бәхетле гаиләләр күбрәк булган саен – илебез дә ныгый бара. Бөтенлек, тигезлек, туганлык төшенчәлекләре, бүген дә гаиләнең асылын тәшкил итә. Укытучылар гаиләсе Нугайбиков Разаил Галимҗан улы һәм Энҗе Камил кызы быел алтын туйларын билгеләп үтте. Разаил Галимҗан улы-хезмәт ветераны, ул 40 ел буена Түбән Мактаманың 1 нче мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Бүгенге көндә футбол федерациясендә түгәрәкләр алып бара, ул әзерләгән командалар ел саен район күләмендә призлы урыннар яулый. Аның хәләл җефете Энҗе Камил кызы халык мәгарифе отличнигы, ул 45 ел хезмәтен укытучылыкка багышлаган. Нугайбиковлар Роза һәм Клара исемле 2 кыз үстереп, аларга бөтен мәхәббәтләрен бүләк иткәннәр, хәзер 3 онык һәм 1 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итәләр. Әлмәт муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Н.М. Хайдарова юбилярларны котлап, аларга тантаналы рәвештә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаль һәм истәлекле бүләк тапшырды.