Россиядә беренче тапкыр изге Петр һәм Феврония Муромскийлар бәйрәме официаль рәвештә 8 июльдә уздырылды.
Шушы бәйрәмне каршылау уңаеннан Тәтеш муниципаль районы ЗАГС бүлеге “Гаилә тантанасы” дигән чара үткәрде. Әлеге чарада туу турында таныклыклар, ана капиталына сертификатлар һәм семья тормышының алтын юбилярларын хөрмәтләү булды.
Тәтеш районы Пенсия фонды идәрәсенең башлыгы И.А. Большакова, «Россельхозбанк» җитәкчесе Н.Г. Рыжова, « Автоградбанк » тан С. Н.Князькина, Кильдеш авыл җирлегенең башлыгы В.С. Исаев, район пенсионерларының Советы җитәкчесе Н.В. Новикова әлеге бәйрәмнең кунаклары булдылар.
Туу турында таныклыклар Головлар, Носовлар, Кулагиннар, Маштеевлар гаиләләренә, ана капиталына сертификатлар С.Нальгиева, Е.Рыжова, А.Ярмуллина, Л.Миннулина, Л. Сабирова дигән әниләргә тапшырылды.
Семья тормышында 50 ел бергә яшәгән Рәхимҗан Галимҗан улы һәм Валентина Федор кызы Булатовларны алтын юбилейлары белән хөрмәтләү бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле булды.
Бу көндә изге теләкләр, котлаулар, бүләкләр, шулай ук гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашка чәчәге бәйләмнәре – бөтенесе дә булды.
Менә инде 780 ел православие динендәге кешеләр гаилә бәхете, мәхәббәт һәм тугрылыкны үз канаты астына алучы изге Петр һәм Феврония Муромскийлар истәлеген хөрмәтлиләр. ЗАГС бүлегендә үткән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне бөтен чарада катнашучыларның күңелләрен күтәрде. Һәрбер кеше семья бәхетен тагын да ныгыту турында уйланды.