ЯҢАЛЫКЛАР


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

      2014 елның 8 июлендә Әтнә муниципаль районында Күәм авыл җирлегендә Фазлиевлар гаиләсенә медаль тапшырылды. Тәбрикләүдә башкарма комитетынын социаль эшләр буенча урынбасары, ЗАГС бүлеге мөдире, авыл җирлеге һәм район редакция вәкилләре. Бәйрәмдә кунаклар, туганнар катнаштылар. Бик күп әйбәт сүзләр әйтелде. Хәзерге вакытта Фазлиевлар Әтнә муниципаль районы Күәм авылында зур гаилә булып яшиләр. Оныкларны тәрбияләүдә булышалар. Фазлиевлар  бик зур ихтирамга лаек гаилә.

      Парларга бәйрәм символы буларак ромашкалар бүләк иттеләр.

      Бөтен Россия Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык бәйрәме хакына 8 - нче июль көнне яшь парларны котлаганда бәйрәм символы буларак ромашкалар бирделәр. Аларны биргәндә яшьләргә мәхәббәт һәм гаилә бәхете теләделәр.

      Гаилә, Мәхәхббәт һәм Тугрылык көне белән сезне!!!

8 июль көне  Печищи балалар бакчасында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узды,аны Печищи мәдәният йорты мөдире Галина Полякова оештырды.Ул балаларга бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы турында сөйләде,шигырьләр укыды,кызыклы уеннар уйнатты. Балалар  рәхәтләнеп, шатланып барлык хәрәкәтле уеннарны уйнадылар.Чара азагында балалар асфальтка үзләренең гаиләләрен ясадылар. Кич белән “Ромашка” акциясен үткәрделәр. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме сиволы булып ромашка чәчәге санала. Балалар авыл халкына ромашка чәчәге бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм бәйрәм белән котладылар.

      2008 елдан башлап Россиядә 8 нче июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм XIII гасырда яшәгән Муром князе Петр һәм аның хатыны Феврония хакында килеп чыкты.

     Казан шәһәре ГХАТ Идарәсе бу бәйрәм уңаеннан “Гаилә” үзәге территориясендә төрле тантаналы мероприятияләр үткәрә. Гаилә һәм аналарга багышланган балалар рәсемнәреннән төзелгән күргәзмә оештырылды. 18 сәгатьтә “Мәхәббәт һәм тугрылык” өчен медальләр белән 12 гаилә пары бүләкләнәчәкләр. Бәйрәмне концерт программасы дәвам итәчәк, яраткан артистларыбыз чыгыш ясарлар, аннан соң бию буенча мастер-класс үткәреләчәк, “Алтынчәч” чәч үрүләре, лотерея һәм “Казанка” елгасына су фонарьләре төшерү булачак.

          2012 елдан Балтач ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә” клубы эшләп килә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне уңаеннан “Яшь гаилә” клубының чираттагы очрашуы булды. Бу чарага озак еллар ЗАГС бүлеген җитәкләгән, бүгенге көндә район хатын-кызлар советын җитәкләүче Фирая Котдус кызы Хәкимҗанова яшьләргә гаилә тормышының серләрен, үзенең киңәшләрен сөйләп узды. Район социаль яклау үзәге психологлары парларга төрле тренинглар, тестлар үткәреп, яшьләргә матур теләкләрен юлладылар.

7
июль, 2014 ел
дүшәмбе

         2014 елның  7 июлендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе авыл җирлеге сәркатипләре белән җыелыш үткәрде. Җыелышта гражданнар хәле актларын теркәү бланкы форматының үзгәрүе, МФЦ га гражданнардан сораулар кабул итү, үлем  актын  вакытында теркәү сорауларлары каралды, 2014 елның 1 ярты еллыгына эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды.

7 июльдә Менделеевск муниципаль район башлыгы катнашында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә ЗАГС бүлеге начальнигы Ф.В.Козырева 2014 елның беренче яртысындагы эшчәнлек йомгаклары турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Яртыеллык йомгаклары буенча барлыгы 564 гражданлык хәле турында акт теркәлде, шул исәптән 185 – бала туут турында, 105 – никахны теркәү, 63 – аерылышу, 185 – үлем турында, 29 – ата булуны дәлилләү турында. 297 таныклык кабат бирелде, архив фондыннан – 637 белешмә, 399 берәмлек корреспонденция эшкәртелде. Бүлек юридик эшчәнлек өстенә мәдәни-массакүләм эш алып бара. Мисал өчен гаиләне ныгыту, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау буенча чаралар.

Бүгенге көндә ЗАГС бүлегенең төп бурычы булып кәгазьдә бирелгән актлы язмалар мәгълүматының электрон вариант белән тәңгәл килүен тикшерү булып санала, – диелә Ф.В.Козырева чыгышында.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча чыгыш ясау гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү алдыннан туры килгәнлектән, ул залдагы барлык ќитәкчеләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котлау, сәламәтлек, гаиләләренә иминлек, уңышлар һәм изгелек теләү белән тәмамланды.

       7 июль көнне Теләчедә яшәүче Галия Садриевага 90 яшь тулды. Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары П.А.Чернов, башкарма комитетның ГХАТ бүлеге мөдире А.Р.Имамиева һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе А.Р.Юнысов тәбрик итеп, бүләкләр һәм РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен тапшырдылар. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, Галия ханым тормыш иптәше Ибраһим белән бу көннәрдә гаилә юбилеен да билгеләп үткән. 

     Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кысаларында ГХАТ бүлеге белән берлектә "Кояшкай" балалар бакчасында "Мин гаиләмне ясыйм" рәсем конкурсы узды.

   Конкурсның эчтәлегендә балаларның гаиләләре белән ял вакытларын ничек уздыруларын сурәтләү гыйбәрәт иде. Алар арасында ниндие генә юк: җиләк җыю, балык тоту, бергәләшеп телевизор карау, спорт белән шөгельләнү вакытлары дисеңме... Иң мөһиме рәсемнәрдә гаиләдәге җылылык, яктылык чагыла һәм алар ачык төстәге буяулар аша бирелгән. 

Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында гомер итүче Димиева Нурания Димиевна 3 июль көнне үзенең 90-яшьлек юбилеен каршы алды. Ул педагогик хезмәт ветераны, Кумара районы Туркаш авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International