Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

2014 елның 6 июле, якшәмбе

       2014 елның  5 июлендә Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә  никахлар, “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан, үзенә бер тантана белән теркәлделәр. Әлеге бәйрәмнең символы ромашка булды. Искитмәле ап-ак гади ромашка Россиядә чын символга әйләнде: аны һәркайда - матрёшкаларда, савыт-сабада, сөйгән ярның тәрәзәсе алдындагы асфальта – сүрәтлиләр. Сафлык һәм гөнаһсыз, яшьлек һәм мәхәббәт төшенчәләре дә ромашка белән бәйләнә. Шунлыктан Никахлашу сараеның күркәм залы  әлеге чәчәкләр белән бизәлгән иде, ә яшь парларга  язылушу турындагы таныклыклар өчен ромашка чәчәкләре белән бизәлгән махсус конвертлар бүләк ителде.  

      Ромашкада багу – иң киң таралган күрәзәлек итү ысулы. Бу күрәзәлек тарихы гасырлар белән исәпләнелә. “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” бәйрәме алдыннан яңа өйләнешүчеләр үз гаилә язмышларын белү теләге белән ромашка таҗларын өзделәр.

      Бүгенге көн -  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” һәр гаиләдә бәйрәм  булып гадәткә керсен, бер-береңә мәхәббәт һәм бәхет  юраган теләкләр кабул булсын иде! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International