2015 нче елның беренче төнендә Тәтеш районында 2 бала дөньяга аваз салдылар.
Агымдагы елның 1 гыйнвар көнне Янгул авылында яшәүче хезмәт ветераннары Исмагилова Зөлхәбирә Җамалетдин кызы һәм Закирова Гәйникамал Исмәгыйл кызы үзләренең 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.Юбилярларны котлауда Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Н.Н.Сабирҗанов, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе А.Ф.Гатиятуллина, Янгул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Гильманова, «Яңа тормыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять белегече Р.Гильманова һәм районның массакүләм мәгълүмәт учреждения вәкилләре катнашты.Юбилярларга Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның махсус котлауы һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.Нотфуллин исеменнән бүләкләр тапшырылды.
2 гыйнвар көнне Совет һәм башкарма комитетта эшләүчеләр һәм аларның балалары өчен Яңа ел бәйрәме узды. Җылы теләкләрен район башлыгы Р.Н.Миннеханов әйтеп узды. Шулай ук Яңа ел белән тәбрикләде. Бәйрәм җырлар, биюләргә, уеннарга бай булды. Балаларга бүләкләр өләшенде.
Бу - Морзаев Дамир Озат улы белән Гинатуллина Альбина Илгиз кызының никахлашу тантанасы. Кәләш белән кияү тантанага кар кызы белән кар егете булып киенеп килгәннәр иде. Яшьләрнең әти-әниләре дә читтә калмаган, алар да яшьләрне үзенчәлекле киемнәрдән каршы алды . Шулай итеп, Лениногорск шәһәрендә узып баручы 2014 елның соңгы пары никахлашу тантанасында әкияти пар булып саналды.
Алабуга “Халык проектлары” конкурсында катнашып, 780 мең сумлык грант откан иде. Район башлыгы өстәп 400 мең акча бүлеп бирде һәм менә нәтиҗә - паркта тагын бер скульптура барлыкка килде.
Яңа ел алды көннәренең карлы буранлы салкыннарына уралып Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләренең балалары янына Кыш Бабай белән Кар Кызы килеп китте. Әкияти тылсымчылар малай һәм кызлар белән җырлап, биеп кенә калмадылар, ә төрле уеннар уйнап, мамыктан ясалган карлар атышып, табышмаклар чишеп күңел ачтылар. Кыш Бабай белән Кар Кызы балаларга күп итеп тәм-томнар, өеп-өеп күңел күтәренкелеге, шатлык та өләштеләр.
Кече Елга авылында яшәүче Мәгрүзә Сафиулла кызы Гидиятуллинага 95 яшь тулды. Бу көнне аның янында кунакта Лаеш мунипаль районы башлыгы Михаил Павлович Афанасьев, авыл җирлеге башлыгы Равил Ахметов, ветераннар Советы рәисе Булатов Рашат Мотогуллович булдылар. Мәгрүзә апа зур гаиләсендә тынычлыкта, якыннарының күнел җылысын тоеп яши.
Ул шулай ук Кайбыч районы сырхауханәсенен бала тудыру бүлегендә капиталь ремонттан сон туган иң беренче бала.