Халыкара Гаилә көнен районыбызда тантаналы шартларда билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде.Азнакай ЗАГС бүлегендә әлеге уңайдан уздырылган чарада 8 гаиләгә ана каиталы сертификаты тапшырылды.
2015 нче елның 29 нчы маенда чираттагы игезәк балалар - Ралинә һәм Регина Атнашевларны Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәделәр. Балалар Гаилә көнендә дөньяга киләләр.
2015 нче елның 28 нче май көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ЗАГС идарәсе белгечләре 32 нче мәкттәпнең 4 нчы сыйныф укучыларына экскурсия үткәрделәр.
Әхсәнетдинов Айдар Хәйдәр улы белән Чулпан Рәкыйп кызының гаиләсендә беренче балалары дөньяга аваз салды, сабыйга матур мәгнәле Әдилә исеме кушылды. Һәр гаиләдә бала тууны шатланып, сөенеп каршы алалар, Әхсәнетдиновлар гаиләсенә дә тазалык-саулык, бәхет-шатлык белән исән-имин нарасыйларын үстерергә насыйб булсын. Яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын!
Буа районы Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче Рафика Шарифзян кызы Фаткуллинага 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары-туганнары килгән иде. 90 яшьтә булуына карамастан, ул көр күңелле, көчле рухлы, хөрмәткә лаек, күңеле белән яшь әби. Без аңа исәнлек-саулык, балалары хөрмәтен дә озын-озак итеп яшәүн телибез.
2015 елның 27 маенда ОАО «Казанская ярмарка» территориясендә "Татарстан Республикасында гражданлык хәле актларын теркәү эшчәнлеген камилләштерү: 2015 елның 4 ае йомгаклары һәм киләчәккә бурычлар" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе коллегиясе утырышы узды.
Иң элек кунакларны Казан шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе начальнигы Гүзәл Габбасова сәламләде. Совет районы Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Алмаз Гатин әниләрне тәбрикләп сертификат тапшырды. Тантанада кунакларга яңа туган сабыйлар өчен комплектлар коллекциясе тәкъдим ителде, шулай ук “Рашми” бию театры коллективы чыгыш ясады.
2015 елның 25 май көне Югары Ослан районы үзәк хастаханәсенең туу бүлегендә яңа туган Савелий Плехановның язылып чыгуы аның бәхетле ата-аналарына туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырылуы белән узды.