Әхсәнетдинов Айдар Хәйдәр улы белән Чулпан Рәкыйп кызының гаиләсендә беренче балалары дөньяга аваз салды, сабыйга матур мәгнәле Әдилә исеме кушылды. Һәр гаиләдә бала тууны шатланып, сөенеп каршы алалар, Әхсәнетдиновлар гаиләсенә дә тазалык-саулык, бәхет-шатлык белән исән-имин нарасыйларын үстерергә насыйб булсын. Яңа туган сабыйлар бәхетеннән дөньялар гөрләп торсын!