2015 нче елның 29 нчы маенда чираттагы игезәк балалар - Ралинә һәм Регина Атнашевларны Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә теркәделәр. Балалар Гаилә көнендә дөньяга киләләр.
Сабыйларның беренче докуменларын алырга әниләре Лилия килде. Ралинә татар-славян исеме. Ул исем кояшны аңлата. Аның тәрҗемәсе- юмарт, рәхимле, хөрмәтле, кадерле зат. “Регина” исеме патшабикә , патша хатынын аңлата. Андый исемле кызлар мәрхәмәтле һәм кыю, көләч йөзле, тере һәм шаян характерлы булалар.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина яшь ата-ананы гаиләләрендә сабый туу сөенече белән тәбрикләде. Әнигә кызларының беренче документын – туу турында таныклыкны , истәлекле бүләкләр һәм ГХАТ бүлегенең исемле котлау хатын бүләк итте.