Буа районы Иске Суыксу Выселкасы авылында яшәүче Рафика Шарифзян кызы Фаткуллинага 90 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыгы, якыннары-туганнары килгән иде. 90 яшьтә булуына карамастан, ул көр күңелле, көчле рухлы, хөрмәткә лаек, күңеле белән яшь әби. Без аңа исәнлек-саулык, балалары хөрмәтен дә озын-озак итеп яшәүн телибез.