Иң элек кунакларны Казан шәһәренең гражданлык хәле актларын теркәү Идарәсе начальнигы Гүзәл Габбасова сәламләде. Совет районы Пенсия фонды Идарәсе начальнигы Алмаз Гатин әниләрне тәбрикләп сертификат тапшырды. Тантанада кунакларга яңа туган сабыйлар өчен комплектлар коллекциясе тәкъдим ителде, шулай ук “Рашми” бию театры коллективы чыгыш ясады.